"Килен - кайнана туфрагыннан"
Мәдәният

"Килен - кайнана туфрагыннан"

Дорга мәдәният йортында "Килен - кайнана туфрагыннан" дип исемләнгән чара узды.

Буыннар чылбырын ныгыту, хатын-кызның гаилә учагын саклауда, балалар тәрбияләүдә, өлкәннәрне кайгыртуда, үсеп килүче буыннарда игелек, әхлак, тирә-юньдәгеләргә ихтирамлы мөнәсәбәт, гаилә нигезләренә хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелгән әлеге күркәм чарада авылның иң уңган, иң тату киленнәре катнашты. Милли киемнәрдән сәхнәне бизәп басып торган берсеннән-берсе гүзәл ханымнарны күргәч, залда утырган һәркем соклану хисләрен яшереп кала алмагандыр, мөгаен. Бәйрәм чарасын балаларның берсеннән-берсе матур чыгышлары бизәп, тамашачыларны сөендереп тордылар.

Әлеге күркәм чарадан һәркем бик канәгать булып, рухи азык алып, үзенчә бер нәтиҗә ясап таралышты.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Дорга авылы

Нет комментариев