Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, район мәдәният үзәгендә үткән "Бер күрешү - үзе бер гомер" дип исемләнгән концерттан тамашачы бик канәгать калган.
Бу хакта редакциябезгә дә хәбәр килеп иреште.
- Безне чакырмаган булсалар, нинди мәгънәле очрашудан мәхрүм каласы булганбыз бит. Концерт бик ошады, оештыручыларга, артистларга бик зур рәхмәт. Мондый очрашулар ешрак булсын иде, - дип шалтыраталар Кариле авылыннан Сәрия Аитова белән Фәридә Хәсәнова.
Нет комментариев