КӨТӘСЕҢ
Мәдәният

КӨТӘСЕҢ

«Кошчыгымның хаты килми!» - диеп, Керфегеңә сагыш эләсең. Килә минем кайтып янәшәңә...

«Кошчыгымның хаты килми!» - диеп,
Керфегеңә сагыш эләсең.
Килә минем кайтып янәшәңә,
Назлы кулларыңнан үбәсем.
Әнкәем, дип, башны иясем.

Күрәмен мин кояш уянганда
Балкып торган көләч йөзеңне.
Ай калыккач инде күк катында,
Йолдызлардан эзлим күзеңне.
Сабый чакта калган эземне.

Болыт килсә әгәр, ялгыз болыт,
Сизәм, әнкәм: өзлеп көтәсең.
Юксынуың яңгыр булып ява,
Сагындым, дип хәбәр итәсең.

 


Алмаз Әхмәтгалиев


шигырь

Нет комментариев