"5-6нчы ноябрь көннәрен авыл халкы бер дулкынлану белән көтеп алды. Ике көн дәвамында "Якты юл" җәмгыяте ашханәсендә авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючы терлекчеләр һәм механизаторлар өчен бәйрәм оештырылды.
Лаеклы ялга чыккан хезмәтчәннәр дә читтә калмады. 180гә якын кеше өчен мул табын әзерләнде. Шода, Куныр үзешчәннәренең җыр-моңнары бәйрәм табынын тагын да ямьләндереп җибәрде. Безгә шундый олы хөрмәт күрсәткәне өчен җәмгыять җитәкчесе Раиф Хәкимовка, бәйрәмне оештыручыларга һәм пешекче кызларга терлекчеләр исеменнән рәхмәтебезне белдерәбез.
Бәйрәм күчтәнәче әле моның белән генә тәмамланмады: кич белән авыл клубында яраткан артистларыбыз Зәйнәп белән Зөфәрнең концерты да күрсәтелде. Авыл халкы бик канәгать калды. "Октябрь бәйрәме" ялларының без яшь чактагы хатирәләре яңарды", дип хәбәр итә Куныр авылыннан Гөлсимә Гыйбадуллина.
Фото: http://vk.com
Нет комментариев