Ландыш Нигъмәтҗанованы концертларга кем озатып йөри?
Мәдәният

Ландыш Нигъмәтҗанованы концертларга кем озатып йөри?

Татар эстрадасының якты йолдызы Ландыш Нигъмәтҗанова Уфада Татарстанның халык артисты Айдар Галимов оештырган "Өч артист" проектында катнашып кайткан.

Проектта Айдар Галимов, Данир Сабиров һәм Ландыш катнашкан. Халык әлеге концертны бик җылы кабул иткән. Моннан тыш, Ландыш ТМТВ телеканалында "Шоубез" тапшыруында алып баручы буларак та катнашырга вакыт таба икән. Шушы көннәрдә генә Чаллыдан кайтканнар. 31 гыйнварда Мәскәүгә театраль солянкага җыена. Февральдә исә концертлар, тагын да күп булачак, ди җырчы.
Ә концертларга Ландышны кем озатып йөри дисезме, һәр җиргә дә бара алмаса да, әгәр яллары туры килсә, Ландышны концертларына тормыш иптәше Фәрит озатып йөри икән.
Фото: nebaz.ru

250

Нет комментариев