Бүген балалар район мәдәният үзәгенә агылды. Биредә Минзәлә театры нәни тамашачыга “Золушка” әкиятен тәкъдим итте.
Артистларның уйнавын балалар бик ошатты, күз явын алырлык киемнәре бигрәкләр дә таң калдырды үзләрен. Явызлык белән яхшылыкка корылган һәм дә яхшылыкның тантана итүе белән тәмамланган спектакль балалар күңелендә бик озак сакланыр әле.

Фото: автор
Нет комментариев