Әйтерсең лә, тирән уйга баткан Туган авылым минем, Чапшарым. Ярдәм көтә сыман, әй кешеләр! Сөйли төсле безгә моң-зарын. Юл буенда бөдрәләнеп үскән Каеннар да әнә уйга калган. Ничек кулы барган? Бер явызы - Зифа каен кызын кисеп аткан. Язлар җиткәч кыр казлары кайта, Ерак юлда канатлары талган. Ничек кулы барган?...
Әйтерсең лә, тирән уйга баткан
Туган авылым минем, Чапшарым.
Ярдәм көтә сыман, әй кешеләр!
Сөйли төсле безгә моң-зарын.
Юл буенда бөдрәләнеп үскән
Каеннар да әнә уйга калган.
Ничек кулы барган? Бер явызы -
Зифа каен кызын кисеп аткан.
Язлар җиткәч кыр казлары кайта,
Ерак юлда канатлары талган.
Ничек кулы барган? Бер юньсезе -
Шуның берсен, әнә, атып алган.
Су буенда изге чишмә ага,
Шифа бирә суы халкыма.
Ничек кулы барган? Бер явызы -
Чүп китереп аткан янына.
Авыл кырындагы ялгыз шомырт
Шаулап-гөрләп ап-ак чәчәк аткан.
Шушы чәчәкләрне бер юньсезе -
Кочак-кочак өзеп, җиргә аткан.
Назилә ГАЯЗОВА,
Норма урта мәктәбенең
3нче сыйныф укучысы.
Фото: http://bestatyana.livejournal.com/11954.html
Нет комментариев