“Надежда” бию төркеме “Безнең заман” фестивалендә катнаштып кайтты
Мәдәният

“Надежда” бию төркеме “Безнең заман” фестивалендә катнаштып кайтты

16 октябрь көнне район социаль яклау бүлеге өлкәсендә хезмәт куючы районыбыз яшьләренең "Надежда" бию коллективы "Наше Время - Безнең Заман" дип аталган III Республика телевизион фестиваленең зонаара этабында уңышлы чыгыш ясап кайттылар.

Алар тамашачы һәм жюри игътибарына рус халык һәм бразилиялеләр биюләрен тәкъдим иттеләр. Коллектив составында Миләүшә Зәйнуллина, Ленара Гарәфетдинова, Алсу Сәлахова, Гүзәл Шәрәфетдинова, Регина Камалиева (хореограф Ленар Дмитриев) катнаштылар.
Гүзәл Фатыйхова фотолары.

250

Нет комментариев