6 март көнне бистәнең «Факел» клубында 8 мартка карата бәйрәм чарасы үтте.
Биредә һәр бәйрәм югары дәрәҗәдә үтә. 8 март бәйрәме дә искәрмә булмады. Түгәрәккә йөрүче балалар әниләре белән берлектә рәхәтләнеп бәйрәм итте. Соңыннан бергәләп мул табыннар артында чәй эчтеләр.
– Клуб хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелүче һәр чара да бик матур бәйрәмгә әйләнә. Хезмәткәрләрнең һәр балага индивидуаль якын килеп эшләүләре дә бары мактауга лаек. Киләчәктә дә “Факел”да берсеннән-берсе матур чаралар еш булсын дигән теләктә калабыз. «Факел»ларның эшләрендә уңышлар, гаилә тигезлеге, сәламәтлек телибез, – дип изге теләкләрен ирештерде Илһамия Газизуллина.
Нет комментариев