Ел да төрле коллективларның зур уңышка ирешүендә остазның осталыгы чагыла
Ор клубының “Мираж” бию төркеме “Нократ моңнары” фестивалендә катнашып, өченче урынны алып кайтты. “Күл буенда аккошлар” дип аталучы лирик бию белән жюри әгъзаларын әсир иткән кызларыбыз өчен әлеге җиңү бик зур шатлыкка тиң булды, чөнки тәүге катнашудан ук алар җиңү тәмен татый алдылар. Җитәкчеләре Фәнзия Төхфәтуллина шәкертләре әлеге фестивальдә ел да катнашып, уңышларга ирешә. Бу тынгы белмәс Фәнзиянең җыр-бию, гомумән иҗат, моң дәрьясендә оста йөзүен генә дәлилләп калмый, ә үз эшенә чын күңелдән бирелгән шәхес булуын да раслый.
Нет комментариев