“Орчык” гөсләчеләр ансамбле Россиякүләм «Түгәрәк уен» фольклор фестивалендә катнашачак
Мәдәният

“Орчык” гөсләчеләр ансамбле Россиякүләм «Түгәрәк уен» фольклор фестивалендә катнашачак

Район мәдәният бүлеге хезмәткәрләреннән торган "Орчык" гөсләчеләр ансамбле 23-25 сентябрьдә Мари Иле башкаласы Йошкар-Олада үтәчәк Россиякүләм «Түгәрәк уен» фольклор фестивалендә катнашачак.

Алар әлеге мәртәбәле чарада катнашырга чакыру өчен зур әзерлек һәм олы җиңүләр аша ирешкәннәр. Айсылу Әсадуллина җитәкчелегендәге "Орчык" ансамбле иң башта Кукмарада узган занара сайлап алу турында уңышлы чыгыш ясап, Диплом белән бүләкләнә, аннан соң Иске Казан җыенында Гала-концертта катнашып, I дәрәҗә Лауреат исеме алалар.
Менә хәзер Татарстан һәм Балтач данын яклап, Россиякүләмендә көч сынаячаклар. Әлеге чарага Россиянең төрле төбәкләреннән иҗат төркемнәре, барлыгы 400ләп кеше җыелачак. Безнең гөсләчеләргә уңышлар насыйп булсын!

250

Нет комментариев