Талантлы да инде Ленар, әфарин!
Кичә «Татар-информ»да «Татар сүзе» бәйгесенең яңалыклары һәм әһәмиятенә багышланган матбугат конференциясе узды.
«Татар сүзе» халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе быел дүртенче тапкыр үткәрелә. Быел бәйгенең премиаль фонды да арткан
Матбугат конференциясендә райондашыбыз, Куныр егете, «Татар сүзе» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе җиңүчесе Ленар Хаматов та катнашты. Катнашып кына кына калмады, шигырь сөйләп чарада катнашучыларны шаккатырды. Талантлы да инде Ленар, әфарин!
Нет комментариев