Райондашларыбыз “Күркәм гаилә” бәйгесендә
Мәдәният

Райондашларыбыз “Күркәм гаилә” бәйгесендә

Бүген Татарстан Халыклар дуслыгы йортында "Күркәм гаилә" республикакүләм бәйгесенең финал туры уздырыла. Әлеге бәйге, бар яктан да булдыклы, авылның горурлыгы булырдай гаиләләрне ачыклау һәм гаилә кыйммәтләрен пропагандалау максатыннан, игълан ителгән иде. Финалда җиңү яулаган гаилә "Республиканың күркәм гаиләсе" исеменә лаек булачак.

Республиканың күркәм гаиләләрен барлау - "Гаилә һәм мәктәп" журналының матур бер традициясенә әйләнде. 2015 елның мартыннан алып ноябрьгә кадәр республикабызның Балтач, Арча, Кайбыч, Аксубай, Саба, Әлмәт районнарында сайлап алу турлары узды, 100гә якын үрнәк гаилә сәхнә тотты. Бу районнарда "иң-иң" дип табылган 10 гаилә "Күркәм гаилә" республикакүләм бәйгесе финал турына чакырылды. Шул 10 гаиләнең икесе безнең районнан, Нормабаштан Галиповлар һәм Субаштан Васильевлар.


250

Нет комментариев