Җырчы Салават Миңнеханов операция кичергән.
Кичә Салават инвалид арбасына утырып төшкән видеосы белән халыкны хафага салды. Өстәвенә кулы да бәйләнгән иде. Җырчы ни булганын аңлатмады.
Соңрак Салават: “Борчылганыгыз өчен бик зур рәхмәт. Ни булганын сөйләп тормыйм. Кыскасы, кулыма операция ясадылар, гипс салдылар. Мин исән-сау, хәзерге вакытта өйдә. Гүзәлем пешергән самсаларны ашадым, бик тәмле булды”, - диде Салават.
Чыганак: Шәһри Казан
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев