Мәдәният

Сандугачлар килгән безгә...

Шеңшеңәр авылының мәдәният йортында район үзешчән сәнгать коллективларының «Җырым сиңа, туган җирем» дип исемләнгән җыр конкурсы булып узды.

Бу чараны тиешле югарылыкта үткәрү өчен мәдәният йорты директоры Нурулла Дәүләтшинга да, сәнгать җитәкчесе Гафия Газизовага да зур көч куярга туры килгәндер. Мәдәният йорты каршында эшләп килүче түгәрәкләрдә катнашучы үзешчән артистларның, коллективларның зур осталык белән ясаган чыгышлары, сәхнәнең зәвык белән бизәлүе шул хакта сөйли. Зона конкурсында катнашучы Смәел, Чутай, Салавыч Сәрдегәне, Иске Торҗа, Сизнер, Борнак, Ор авылы җырчылары, вокаль коллективлар үзләренең матур чыгышлары белән җыр-моңга сусаган тамашачыларны бик сөендерде.


250

Нет комментариев