17нче июль көнне Шеңшеңәр мәдәният йорты үзешчәннәре "Наз" тернәкләндерү бүлекчәсендә хәйрия концерты белән чыгыш ясады.
Мәдәният йорты мөдире Нурулла Дәүләтшин, сәнгать җитәкчесе Рәфия Газизова, җырчылар Равия Нәбиева, Гөлүзә Гарипова, биюче Илсаф Нәҗиповның чыгышларын ял итүчеләр көчле алкышлар белән каршы алды.
Шеңшеңәр үзешчәннәре концертлар белән авылларга еш чыга. Узган ел алар күрше Малмыж районының Носла авылына барган булган. Язгы-көзге чәчү вакытында да игенчеләрне үзләренең чыгышлары белән гел сөендереп торалар.
Нет комментариев