Смәел әниләре өчен матур чара узган
Мәдәният

Смәел әниләре өчен матур чара узган

«Бу кичә — гаилә кыйммәтләрен ныгыту һәм әниләрне хөрмәтләүнең матур бер мисалы булды. Китапханә коллективына зур рәхмәт», — дип хәбәр итә чарада катнашкан әниләр

Күркәм бәйрәмнәрнең берсе булган Әниләр көне якынлашу уңаеннан Смәел авыл китапханәсендә «Тәрәзәдә әни күзләре» дип исемләнгән әдәби-әхлакый кичә үткәрелгән.  

Бу чарада әниләрнең роле һәм аларның бөеклеге турында сөйләнде.

Әнидән дә бөек кем бар? — беркем дә юк!
Әнидән дә назлы кем бар? — беркем дә юк!
Әнидән дә олы җанлы? — беркем дә юк!
Әнидән дә ягымлысы? — һич кем дә юк!

Абынганда кул бирүче — әни генә!
Кайгы килсә бүлешүче — әни генә!
Шатлык барда куанучы — әни генә!
Бала диеп җан атучы — әни генә!

Әниләрнең йөрәгенә бар да сыя,
Ут кайгыра бала өчен үзе генә.
Балалардан хөрмәт күреп яшәр өчен,
Бирсен Аллаһ барыбызга гомер генә.

«Бу кичә — гаилә кыйммәтләрен ныгыту һәм әниләрне хөрмәтләүнең матур бер мисалы булды. Китапханә коллективына зур рәхмәт», — дип хәбәр итә чарада катнашкан әниләр.


Нет комментариев