“Созвездие-Йолдызлык–2018”:  Саба "Асылташлары", «Хыялга таба юл»…
Мәдәният

“Созвездие-Йолдызлык–2018”: Саба "Асылташлары", «Хыялга таба юл»…

Саба балалары бик әзерлекле, шат күңелле...

Саба егетләре һәм кызлары  “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленә канатланып  килгәннәр. Бүген алар  мөхтәрәм жюрига һәм дә Балтач тамашачысына “Асылташлар” төркеме башкаруында җыр һәм “Путь к мечте”- “Хыялга таба юл” дигән бию дә тәкъдим итә.

Әле быел беренче тапкыр гына катнашабыз, – ди оештырып алып килүчеләре.– Һәр номер саен кырыгар бала, барлыгы 190нан  артык кеше килдек.  

Балаларга махсус футболкалар тегелгән, алгы якта баланың исеме, арттан вокаль ансамбльнең исеме язылган. Саба балалары бик әзерлекле, шат күңелле, уңышлар телик аларга!


йолдызлык

Нет комментариев