Татар киносы сәнгатендә райондашларыбыз уңышлары
Радик Михайлов, район кино оешмасы җитәкчесе: "Кино сәнгатенең бүгенге бурычы - ул тамашачыны телевизор-компьютерлардан аерып алып, зур экраннан кино карарга өйрәтү.
Мәгълүм булганча, «Ак чәчәкләр»дә Диләфрүз ролендә Балтач кызы Гөлназ Якупова-Галимуллина төште. Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты буларак "Галиябану" спектаклендә баш рольне башкарып, тамашачы мәхәббәтен яулаган Гөлназ татар киносы сәнгате үсешенә дә үз өлешен кертә килә. Рөстәм Рәшитовның «Айсылу» кинофильмында да ул Айсылу ролен зур осталык белән башкарган.
Икенче якташыбыз - Нөнәгәр авылы егете, җырчы Фидаил Зарипов. Ул режиссер Фәнис Камал тарафыннан Заһид Мәхмүдинең "Әче балан" дигән китабына нигезләнеп төшерелгән "Җәза" фильмында уйный. Бу фильмның "Кара" дигән икенче исеме дә бар. Кинофильм - жанры белән дә, су астында төшерелүе белән дә яңалык. "Җәза" шактый катлаулы жанрда - психологик-криминаль драма. Анда ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәт темасы күтәрелә. Кеше үзенең кылган гөнаһлары өчен иртәме-соңмы үз җәзасын ала дигән гыйбарә ята. Фәлсәфи яктан бик көчле. "Җиңел" фильмнарга ияләшкән тамашачы, бәлки, авырдан кабул итәр. Шунысын төгәл әйтеп була: "Җәза"ны карау күпләрне уйланырга мәҗбүр итәчәк. Кино хәзерге заманның яман чире, актуаль проблемасы булган наркомания, тормышын наркотиклар белән бәйләгән яшь егет хакында. Ул бер мизгел рәхәтлек өчен дустының кызын, соңрак атасын үтереп суга ташларга да чирканмый... Якташыбыз Фидаил төп геройның, ягъни наркоман егетнең әтисенең яшь чагын уйный.
лы булыр. Ул татар кинорежиссеры һәм оператор буларак танылып килә. Аның Салават Юзеев белән бергәлектә төшергән "Ишекне шапылдатып япты да чыгып китте" ("Хлопнул дверью и ушел") фильмы Казанда узган XI Халыкара мөселман кинофестивалендә берьюлы ике бүләккә лаек булды. Шулай ук алда телгә алынган фильмнар да әлеге кинофестивальдә күрсәтелде.Фотолар: http://karievteatr.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев