Күптән түгел "Салават күпере" клубы быелгы эшчәнлеген башлап җибәрде.
Балтач үзәк китапханәсе хезмәткәрләре күпкырлы талант ияләре дисәм һич кенә дә арттыру булмас. Алар төп хезмәтләреннән тыш, артист да, укытучыда, тәрбияче дә. Китапханәчеләр район халкын бик күп төрле чаралар белән куандыралар, төрле түгәрәкләр оештырып, өлкәннәрне генә түгел, балаларны да кул эшләренә өйрәтәләр.
Күптән түгел шундый түгәрәкләрнең берсе быелгы эшчәнлеген башлап җибәрде. "Салават күпере" клубы айга ике мәртәбә үз ишекләрен киң итеп ачып, тозлы камыр белән эшләү серләренә төшендерә.


.jpg)

Нет комментариев