Укучы: Әйтче миңа, “Хезмәт”, Ничек көн күрмешең? Ничек шулай озак Син һаман яшисең?
“Хезмәт”: Мин яшим хөрмәтле
Укучым булганда,
Хәбәрчеләр миңа
Язгалап торганда.
Укучы: Инде күпме еллар
Син һаман “Хезмәт”тә
Армыйсың-талмыйсың
Яңалык эзлисең.
“Хезмәт”: Укучым, мин сиңа
Һәрвакыт рәхмәтле.
Әле син барында
Нык торам аякта.
Укучы: Әйдә әле сөйләшик,
Бергәләп киңәшик.
Һичкайчан тиражны
Киметмичә яшик!
“Хезмәт”: Шул чакта мин сиңа
Чын хезмәт вәгъдә итәм.
Районның сулышын
Кичекми җиткерәм.
Светлана Әхмәтшина,
Балтач бистәсе.
Нет комментариев