Татар театрының 110 еллыгы уңаеннан, яңа ел башыннан авыл мәдәният учаклары һәм учреждениеләр арасында "Театр яктылыкка нурга илтә" дип исемләнгән бәйге башланды, барлыгы 28 зонада спектакльләр куелачак.
Түнтәр мәдәният йорты беренчеләрдән булып бәйгене ачып җибәрде. Бәйрәм көннәрендә Бөрбаш үзешчәннәре Юныс Әминовның "Уҗым бозавы" спектакле белән авылдашларын сөендерде. Шушы ук спектакль Нөнәгәр сәхнәсендә дә зур аншлаг белән үтте. Ә Балтач бистәсе исә конкурста берьюлы өч спектакль белән катнашачак. Аларны халык театры, Балтач урта мәктәбе һәм гимназия коллективлары тәкъдим итәчәк. Иң яхшы дип табылган спектакльләр 26 мартта театр көнендә тантаналы чарада, район сәхнәсендә куелачак.
Нет комментариев