«Хореография» номинациясендә – беренче урын, «Вокал» номинациясендә – өченче, “Йолдызлы мизгел” номинациясендә икенче урынга лаек булды. Команда – икенче урында!
Казанда эшче яшьләр иҗаты "Наше время - Безнең заман" VII ачык республика телевизион фестивале узды. Әлеге фестиваль ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы теләктәшлегендә үткәрелде.
Балчыбыз яшьләре телевизион ачык республика фестивалендә уңышлы чыгыш ясады. Алар һәр номинациядә үзләрен сәләтле итеп танытты. «Хореография» номинациясендә – беренче урын, «Вокал» номинациясендә – өченче, “Йолдызлы мизгел” номинациясендә икенче урынга лаек булды. Команда – икенче урында! Районыбызның яшьләр командасы, җиңүчеләр буларак, Казанда 13-16 ноябрьдә узачак финалга чакыру алдылар.
Фото, видео: instagram.com
Нет комментариев