Зөһрә Рамазанованың шигырьләр җыентыгы дөнья күрде
Мәдәният

Зөһрә Рамазанованың шигырьләр җыентыгы дөнья күрде

Тагын бер яңа китап - Зөһрә Рамазанованың шигырьләр җыентыгы дөнья күрде.

Зөһрә Рамазанова - яшь шагыйрә. Ул Көшкәтбаш авылы кызы. Бүгенге көндә тормышка чыгып, Йошкар-Ола шәһәрендә яшәп иҗат итә. Аның шигырьләрендә яшьлекнең үзе, тормышның чыны, киләчәкнең якты таңы чагыла. Туган нигез, Туган як төшенчәләре дә күңелне кузгатырлык матур хисләр белән тасвирлана.


"Нинди бәхет! Сихри бер гүзәллек!
Илаһи ямь иңгән дөньяга!
Яз аенда мин яңадан тудым -
Мин кичәге түгел. Өр-яна!

Күп кирәкми юкса бәхет өчен,
Бүгенгедә яшәү - шул җитә...
Гомер бит ул, язның үзе кебек
Бүген бар ул, ә иртәгә - үтә..."
дип яза ул бәхет төшенчәсенә үз фикере булган шагыйрә.
Фото: https://vk.com/im?peers=237803088&sel=283310345&z=photo283310345_373095076%2Fmail6173

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


250

Нет комментариев