17 мәктәпне карантинга япканнар
Мәгариф

17 мәктәпне карантинга япканнар

Бу хакта тулырак безнең язмада.

Саратов өлкәсендә грипп һәм кискен респиратор вируслы инфекцияләр таралу сәбәпле 17 мәктәпне һәм бер балалар бакчасын карантинга япканнар.

Бу хакта төбәкнең Мәгариф министрлыгында хәбәр итәләр. Моннан тыш өч балалар бакчасында өлешчә дүрт төркем ябылган, шулай ук 83 мәктәптә 344 класс ябылган. Сартов өлкәсендә барлыгы 650дән артык мәктәп санала.

Ведомствода шулай ук бер атна эчендә төбәктә 11 меңнән артык ОРВИ очраклары теркәлгән, дип тә өстиләр.

 

чыганак


Нет комментариев