5нче номерлы бакча балалары  “Көч – белемдә, яшәү – сәламәтлектә!” дип аталган чарада катнашты
Мәгариф

5нче номерлы бакча балалары “Көч – белемдә, яшәү – сәламәтлектә!” дип аталган чарада катнашты

“Бәхетсезлек китерүче “тылсымлы эчемлек” дип аталган кыйсса аша балаларга начар гадәтләрне үзеңдә булдырмаска кирәклеге төшендерелде

Бөтенроссия наркотикларга каршы һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру айлыгы уңаеннан, Балтач үзәк балалар китапханәсендә “Көч – белемдә, яшәү – сәламәтлектә!” (“В знании –  сила, в здоровье –  жизнь!”) дип аталган танып-белүле-уенлы иртә үтте.

Чарада 5нче номерлы балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче балалар катнашты. Балалар үзләренә хәрәкәтләнү, башны эшләтү, дөрес туклану, ял итү, сәламәт яшәү рәвешен сайлау кебек максатлар куеп, күңелле һәм танып-белүле уеннарда катнаштылар. “Бәхетсезлек китерүче “тылсымлы эчемлек” дип аталган кыйсса аша балаларга начар гадәтләрне үзеңдә булдырмаска кирәклеге төшендерелде.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


китапханә

Нет комментариев