Алинә белән Илидә кабат лауреатлар (фото)
Мәгариф

Алинә белән Илидә кабат лауреатлар (фото)

Яр-Чаллы шәһәрендә "Моң чишмәсе" дип исемләнгән татар сәнгатенең ачык төбәкара конкурс-фестивале үтте.

Алинә Рамазанова эстрада вокалы номинациясендә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Ә менә халык вокалы номинациясендә Илидә Җәләлиева һәм шулай ук Алинә Рамазанова да I дәрәҗә лауреат исеме алды. Мәртәбәле жюри лауреатларны әзерләгән укытучылар Гүзәл Әскарова белән Фәридә Гарәфетдиноваларга да Рәхмәт хаты тапшырды.

250

Нет комментариев