Ардык, мода күрсәттек...
Мәгариф

Ардык, мода күрсәттек...

Әле генә кием тегеп Хеллуинда кайнашкан идек, алда тагын ни көтәдер...

Бистәнең 2 нче номерлы балалар бакчасында бүген мода күрсәтү тамашасы узды. Бу үзенчәлекле, кызык һәм мавыктыргыч чара балаларга гына түгел, тәрбиячеләргә дә бик  ошады. Алар әти-әниләргә  ихластан рәхмәтләрен белдерделәр.  Чөнки балаларны  әлеге тамашага һәр әти-әни дә тырышып әзерләгән.   Ә киемнәр гадәти тукымадан түгел, көнкүреш калдыкларыннан эшләнгән. Нинди ташландык саналган  әйбер бар, әниләр-әтиләр барысын да кулланырга тырышкан. Афәрин! Әле генә кием тегеп Хеллуинда кайнашкан идек, алда тагын ни көтәдер... мөгаен, Әниләр бәйрәмедер!!!

автор фотолары


мода

Нет комментариев