Көшкәтбаш укучылары көзге табигатькә экскурсиягә чыккан.
Табигатьнең матурлыгын күрсәгезче! Чуар күлмәкләре белән горурланып утыручы агачлар дисеңме, Атау елгасы янындагы кечкенә күлне әйтерсеңме, борынны ярып кергән үләннәрнең хуш исе - һәммәсе җанга якын, шундый кадерле. Юлыбызда очраган бер нәрсәне дә игътибарсыз калдырмадык. Печән тюклары янында рәхәтләнеп сурәткә төштек. Көзге үзгәрешләр, табигатькә сак караш, сәламәтлегебезне ныгыту турында әңгәмә кордык. Физкультура укытучысы Рияз абыйлары күңелле стартлар оештырды, киң болында футбол уйнадык. Яңа уку елында ныклы белемнәр алырга көч туплап кайттык.

Гөлнара Рәхматуллина
Көшкәтбаш авылы.
Фото: автор
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев