Балалар өчен «Беләсем килә!» дип аталган татар мәдәнияте буенча яңа өстәл уены дөнья күрде
Мәгариф

Балалар өчен «Беләсем килә!» дип аталган татар мәдәнияте буенча яңа өстәл уены дөнья күрде

«Беләсем килә!» проекты Россия төбәкләрендә яшәүче татар балалары өчен актуаль

Татарстан гранты ярдәме белән балалар өчен «Беләсем килә!» дип аталган татар мәдәнияте буенча яңа өстәл уены дөнья күрде.

Яңа уку-укыту проекты балаларга уен формасында туган телне, тарихны һәм милли традицияләрне өйрәнергә ярдәм итә. Проект мәктәпкәчә яшьтәге балалар, кече һәм урта сыйныф укучылары өчен махсус әзерләнгән.

Яңа уен балаларга татар халкының бай тарихын, мәдәниятен һәм милли үзенчәлекләрен кызыклы форматта өйрәнергә мөмкинлек бирә. Уен барышында катнашучылар сорауларга җавап бирә, ярыша, фикер йөртергә һәм белемнәре белән уртаклашырга өйрәнә.

Проект берничә төп тематик өлешне үз эченә ала. Сораулар балаларның яшь үзенчәлекләренә карап җайлаштырылган. «Беләсем килә!» проекты Россия төбәкләрендә яшәүче татар балалары өчен актуаль. Ул туган телне, традицияләрне һәм тарихны сакларга ярдәм итә, шулай ук катнаш милләтле төркемнәрдә дә уңышлы кулланыла ала.

Вести Татартсан


Нет комментариев