Балтач мәктәбенең 1а сыйныфы укучылары Әниләр көнендә зур бәйрәм ясады.
Балаларыбызның сәләтләрен күреп сокландык. Без белмәгән бик күп һөнәрләре бар икән, газизләребезнең. Шунысы игътибарны җәлеп итте, бер генә бала да читтә калмаган. Һәр бала биюче, җырчы, нәфис сүз остасы икән бит. Укытучыларыбыз Ләйсән Илдаровна белән Резеда Мөнировнага барлык әниләр исеменнән олы рәхмәтемне җиткерәм, эшләрендә уңышлар телим.


Сылуның әбисе Гүзәлия ханым
Нет комментариев