Балтач гимназиясендә дә бүген «Соңгы кыңгырау» чыңлады (+фото)
Мәгариф

Балтач гимназиясендә дә бүген «Соңгы кыңгырау» чыңлады (+фото)

Балтач гимназиясе. Соңгы кыңгырау. Бәхет ачкычлары. Гитарага җыр һәм ике мәртәбә вальс.

Балтач гимназиясендә дә бүген "Соңгы кыңгырау" чыңлады. Гимназия директоры Айгиз Миңнемуллин чыгарылыш сыйныф укучыларына ак юл теләде, “дәүләт имтиханнарын яхшы билгеләргә тәмамлап, олы йөрәкле, зур кешеләр булыгыз, районыбыз данына әверелегез”, диде ул.

Тантанага район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ренат Мөхәрләмов та килгән, ул исә Балтач районына, аның кешеләренә карата булган җылы фикерләрен белдерде, укучыларга уңышлар теләде.

Бәйрәм үзенчәлекле, ямьле булды. Гимназиядә быел 11 сыйныфны 14 егет, 14 кыз тәмамлый.

 


соңгы кыңгырау

Нет комментариев