Балтач гимназиясе яшь буынга тәрбия бирү юнәлешендә максатчан эшли
7 май көнне Балтач гимназиясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел булу уңаеннан Җиңү митингы узды.
Уйландыргыч, гыйбрәт алырлык митингтан соң батырларыбыз, һәлак булганнарның әти-әниләре, гаиләләре гимназиянең бай эчтәлекле музеенда булдылар, гимназия җитәкчелеге белән әңгәмә кордылар.
Балтач гимназиясе батырларның исемнәрен мәңгеләштерү һәм яшь буынга патриотик тәрбия бирү юнәлешендә максатчан эшли.
Нет комментариев