Балтач Үзәк балалар китапханәсенә кунаклар килгән
Каюм Насыйри-атаклы, энциклопедик белемле галим, педагог, язучы, мәгърифәтче
Педагог, галим, язучы-Каюм Насыйриның 200 еллык юбилее уңаеннан, 13 февраль көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә «Каюм бабай сабаклары» дигән әдәби чара үтте. Әлеге матур чарада Балтач 1нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашты.
Алар тормышның бик күп өлкәләрен, фәннәрне өйрәнүче, күп китаплар авторы Каюм Насыйри турында күп мәгълүматлар алдылар.
Галимнең эшчәнлеген тулырак аңлар өчен балалар кызыклы уеннар ярдәмендә белемнәрен ныгыттылар. «Бу кайсы дару үләне?» уенын бик тә яратып уйнадылар һәм «Нәрсә кайда яши?» уенында Җир шарында яшәүче тереклек ияләренең яшәү урыннарын таптылар.
Әдәби чарада азагында «Әбүгалисина» китабыннан өзек укылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев