Җимлек элгәч кошларның сыйлануын күзәтәләр, шул рәвешчә канатлы дусларыбызның яшәешен, үз-үзләрен тотышын өйрәнәләр.
Гимназиянең башлангыч сыйныф укучылары, әти-әниләр белән бергәлектә, үзенчәлекле җимлекләр ясап, кышын безнең якларда кышлаучы кошлар турында кайгыртуны дәвам итәләр. Җимлек элгәч кошларның сыйлануын күзәтәләр, шул рәвешчә канатлы дусларыбызның яшәешен, үз-үзләрен тотышын өйрәнәләр. Җимлек элдем дә, күзәттем дә бетте түгел, көн дә азыклары бар микән, дип кызыксынып торалар. Баланы рәхимлелеккә, кайгыртучанлыкка өйрәтә торган үзе бер үтемле тәрбия чарасы.
Нет комментариев