Балтач мәктәпләрендә укучыларны бөкре “бизәми”
Мәгариф

Балтач мәктәпләрендә укучыларны бөкре “бизәми”

Көзге каникуллар тәмамланды, икенче чирек башланды. Районның күпчелек мәктәпләрендә ата-аналар җыелышы үткәрелә башлады.

Укытучылар уку-укыту программалары, уку сыйфаты һәм өлгереш, туклану мәсьәләләре белән беррәттән укучыларның парта артында дөрес, төз итеп утыра белмәүләрен дә искәртәләр.

- Физкультура дәресендә генә бала кәкерәя башлаган умыртка баганасын турайта алмый, аны һәрдаим контрольдә тоту зарур. Баланың өйгә кайткач өстәл артында дәрес хәзерләгәндә укыганда, язганда дөрес утыруын таләп итәргә кирәк. Компьютер яки ноутбук артында сәгатьләр буе утыру да организмга тискәре йогынты ясый. Балалар өчен өйдә спорт белән шөгыльләнү, гәүдәне турайту өчен бүлмәгә яки ишек яңагына турник беркетеп кую менә дигән гамәл булачак. Бу ир балалары булганнар өчен тагын да яхшы - турникта тартылгач буе да үсә, мускуллары да ныгый, - диләр мөгаллимнәр.

Турник булдыру, анда тартылып алу яшүсмер организм өчен файдалы әлбәттә. Берьяктан ГТО нормативларын тапшырырга әзерлек башлау өчен дә менә дигән мөмкинлек. Төз һәм матур, сәламәт булыйк, егет-кызлар!

250

Нет комментариев