Балтач урта мәктәбе коллективы шушы көннәрдә 1,5 тонна миләш җыеп тапшырды.
- Моңарчы укучылар дару үләннәре җыя иде. Быел исә бераз үзгәреш керттек, миләш җыйдык. Бер көн эчендә 1,5 тонна миләш җыелды. Иң беренче укучыларга, оператив эшләүләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Шулай ук ярдәм иткән әти-әниләргә дә олы рәхмәтләребезне ирештерәбез. Безне һәрчак аңлап, ярдәм кулы сузганнарына без бик шат, - ди тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Руфия Закирова.
Руфия Закирова фотосы
Нет комментариев