Балтачның мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре концертыннан алган тәэсирләр
Мәгариф

Балтачның мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре концертыннан алган тәэсирләр

Сосна мәдәният йортында, Әниләр көне уңаеннан, мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре, түгәрәк җитәкчеләре, түгәрәкнең "жимешләре" катнашында «Рәхмәт сезгә, әнкәйләр» дип исемләнгән театральләшкән бәйрәм концерты булды.

Пәрдә ачылып китү белән һәркем сәхнә уртасындагы ак шакмаклар куелган кара чүмәләгә игътибар итте. Тамашачылар: "Нәрсә булыр бу, каян килгән, кем китереп куйган", дип баш вата. Сәхнәдәгеләр этеп тә, күтәреп тә, тартып та карыйлар, әмма кузгата алмыйлар. Бер малай Мәскәүгә шалтыратыгыз, дип киңәш бирә. Шалтыраталар, Леонид Якубович «Изге бурыч» булырга тиеш дип жавап кайтара. Тагын баш ваталар, нинди бурыч булыр бу, түләп барабыз бит, дип һәм бу ташның серен белер өчен зирәк акыллы аксакалны чакыралар. Аксакал әйтә: «Бу сезнең әниләр алдындагы бурычыгыз, әгәр дә сез даими түләп барсагыз, ул сезнең юлыгызда булмаячак, әгәр дә онытасыз икән, бүгенге кебек күтәрә алмаслык, авыр ташлар да, киртәләр дә булыр, юлыгыз да уңмас, бәхетегез дә булмас. Үзегез нәтиҗә ясагыз", дип китеп бара.
Залда зур тынлык урнаштырган әлеге театраль күренештән соң, һәркем: "Эш-акча, дип тормыш артыннан куып, әнкәйләрне онытабыз икән без. Юкса, аларга бары жылы сүз, игътибар гына кирәк икән" дигән нәтиҗә ясады.
Концертның күңелләргә үтеп керә торган шундый мәгънәле күренештән башлануы, программаның байлыгы һәм алып баручылар Яңгул мәктәбеннән Сәлимә Габделхакова белән Кунырдан Рамил Нәжиповның чараны югары әрәҗәдә алып барулары тамашачылара бары тик соклану хисләре генә уятты. Нәҗип Әминов җитәкчелегендәге ветераннар ансамбле, җырчылар Нәҗип Әминов, Рәсим Вәлиев. Рифнур Хәбибуллин, Камила Ситдикова, Алсу Гатауллина, Рамил Нәҗипов, Мәүлизә Гарифуллина моңлы җырлары белән куандырса, Субаш һәм Сосна мәктәпләре биючеләре иң матур биюләр белән чыгыш ясады. Түгәрәк җитәкчеләре, мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре тарафыннан башкарылган лирик бию, шаян рус, ә Арбор мәктәбеннән Чулпан Әүхәдиева, Норма мәктәбеннән Светлана Мөхәммәдиева башкаруындагы биюләрне дә тамашачы озак алкышлады. Үзе язган шигырьләре белән Сәлимә Габделхакова сәхнәгә чыккач, зал тын калды. Тирән мәгънәле нәфис сүзгә бик сусаган икән тамашачы. Тын да алмый тыңладылар. Әле алай гына да түгел, Сәлимә ханым күңелле юмореска сөйләп, тамашачыны рәхәтләнеп көлдерде дә.
Концерт бик матур, жанлы узды. Концерттагы һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде.
- Беренчесе һәм соңгысы булмасын иде. Искиткеч матур чыгышлар өчен һәммәгезгә дә олы рәхмәт, - диде мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева.

250

Нет комментариев