Мәгариф

Балтачта балалар бакчаларына җылы бирелде

Район башлыгы Карары нигезендә 13 сентябрьдән районның Балтач һәм Чепья торак-коммуналь хуҗалык оешмаларына кышкы ягу сезонын башларга дигән бурыч куелды.

Бүген - 13 сентябрь көнне районның мәгариф учреждениеләрендә җылы бирелде. Бу вакыйгага бигрәк тә балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар һәм аларның әти-әниләре сөенгәдер, мөгаен. Чөнки соңгы атналарда кечкенә балалар арасында салкын тиеп, йөткереп, ОРВИ белән авыручылар саны арта башлаган иде.

250

Нет комментариев