Балтачта балаларга "бакатерапия" уздырганнар
Мәгариф

Балтачта балаларга "бакатерапия" уздырганнар

Бакатерапия балаларга бик ошый

Балтач гимназиясендә музыка укытучысы Римма Әхтәмова уенчык бакалардан коллекция туплый, һәм шул бакалар турында балаларга да сөйли.

Күптән түгел башлангыч сыйныф укучыларына һәр баканың үз тарихы турында сөйләде. Чит илләргә сәяхәткә баргач сатып алган бакалары турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Кызыклы әңгәмә балаларга бик ошады, күңелләре булды, укытучыга кызык-кызык сораулар бирделәр, кайбер бакаларны кемнәр бүләк иткәнлеге белән дә кызыксындылар.

Фото: автор


мәгариф бака бакатерапия

Нет комментариев