Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Мәгариф

Балтачта районкүләм чыгарылыш кичәсе үтте

Балтачта быел 11 сыйныфны 164 укучы тәмамлады

Бүген Балтач мәдәният үзәгендә районның чыгарылыш кичәсе гөрләде. 

Чыгарылыш. Яшьлекнең иң беренче олы бәйрәме. Вәгъдәләр бирү, рәхмәтләр белдерү, үткәнне искә алу һәм киләчәкне күзаллау, бер-береңә соклану һәм котлаулар кабул итү көне.

– Бүгенге истәлекле көнегез белән чын күңелемнән котлыйм, – диде район башлыгы Рамил Нотфуллин чыгарылыш укучыларына мөрәҗәгать итеп. – Бүген бик матур, күркәм, шатлыклы, шул ук вакытта моңсу да бәйрәм. Әле кайчан гына килгән кечкенә балалар унбер ел буе аң-белемгә өйрәнеп, инде мәктәпне тәмамлый. Иң мөһиме белем һәм тәрбия кирәк, балалар. Шулар икесе бергә барса гына сез үз юлыгызны дөрес итеп табарсыз. Беркайчан да үзегезнең туган җирегезне онытмыйча, киләчәктә инде чын өлгергән, җитлеккән шәхес булырсыз дип ышанып калам. Һәммәгезгә сәламәтлек, күңел тынычлыгы, эшегездә, тормышыгызда уңышлар насыйп булсын. Балалар, үзегез теләгән уку йортларында белем алып, туган якка кайтыгыз, без сезне көтәбез.

Быел 11 сыйныфны 164 укучы тәмамлады. Шунысы куанычлы, ике укучы бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырды. Балтач урта мәктәбе укучысы Алия Нәбиева рус теленнән, Чепья урта мәктәбен тәмамлаган Васильев Станислав профильле математика буенча БДИда 100 балл җыйды.

Алсу Надршина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чыгарылыш