БДИ-2026: имтиханнар 1 июньдә башлана — яңа кагыйдәләр һәм тыюлар
2026 елда Бердәм дәүләт имтиханнары 1 июньдә старт алачак
Беренчеләрдән булып чыгарылыш сыйныф укучылары тарих, әдәбият һәм химиядән сынау узачак, дип яза «Шәһри Казан».
Рособрнадзор раслаган яңа тәртип буенча, имтихан вакытында кагыйдәләр катгый сакланырга тиеш: катнашучыларга башка укучылар белән сөйләшү, телефоннар, фото-видео җайланмалар, шпаргалкалар куллану **катгый тыела**.
Имтиханга керер алдыннан барлык шәхси әйберләрне махсус урынга калдырырга кирәк булачак.
Укучылар өстәлендә бары тик:
— кара төстәге гель ручка
— паспорт
— рөхсәт ителгән материаллар
— су һәм җиңелчә ашамлык
— кирәк булса дарулар гына булырга мөмкин
Кагыйдәләрне бозган очракта, укучыны имтиханнан чыгарачаклар һәм нәтиҗәләр гамәлдән чыгарылачак.
Резерв көннәр 22–25 июньгә билгеләнгән, ә 8–9 июльдә укучылар бер фәнне яңадан тапшыра алачак.
Искәрмә: рус теле яки математикадан нәтиҗәләр канәгатьләндермәсә, аларны кабат тапшыру мөмкинлеге саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев