БДИ нәтиҗәләре: йөз балл җыючылар саны кимегән
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы химия, әдәбият һәм тарих буенча БДИ нәтиҗәләрен игълан итте. Ведомство мәгълүматларына караганда, быел бу фәннәрдә максималь балл җыган укучылар саны узган елгы күрсәткечләрдән кимрәк булган
Татарстанда тарих, әдәбият һәм химия фәннәреннән бердәм дәүләт имтиханын тапшыру йомгаклары ясалады. Бу хакта республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Быел химия имтиханын 2394 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган. Аларның уртача баллы — 66,88. Иң югары, йөз баллны 67 укучы җыя алган (чагыштыру өчен: 2025 елда мондый нәтиҗәне 114 кеше күрсәткән иде).
Әдәбият фәнен имтихан өчен 725 укучы сайлаган. Уртача күрсәткеч биредә 72,08 балл тәшкил итә. Йөз балллык эшләр саны — 64 (узган ел бу сан 80 иде).
Тарих фәненнән 1486 кеше имтихан биргән. Уртача балл — 61,50. Бу фәннән йөз балл җыучы бер генә укучы, һәм бу күрсәткеч узган елгы дәрәҗәдә калган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев