Бистәнең 4нче номерлы балалар бакчасында «Уттан саклан!» викторинасы уздырылды
Мәгариф

Бистәнең 4нче номерлы балалар бакчасында «Уттан саклан!» викторинасы уздырылды

7нче көнне Балтач бистәсенең 4нче номерлы балалар бакчасында, балаларга янгын куркынычсызлыгы таләпләрен өйрәтү максатыннан «Уттан саклан» дип аталучы викторина үткәрелде.

Әлеге чарада бакча хезмәткәрләренең балаларга янгын куркынычсызлыгы таләпләрен өйрәтү буенча нәтиҗәле эш алып барулары күренде. Викторинада балалар бирелгән сорауларга дөрес җавап биреп бик актив катнаштылар.
Рәдиф ӘХӘТОВ,
Балтач һәм Кумара районара
янгын күзәтчелеге бүлеге

250

Нет комментариев