Бөрбаш мәктәбендә район семинары узды
Семинар барышында укытучылар укучыларны төп дәүләт имтиханына әзерләү юнәлешендәге сораулар буенча фикер алыштылар
Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбендә «Татар теле дәресләрендә укучыларны төп дәүләт имтиханына әзерләү: текст белән эш алымнары» темасына район семинары узды. Чарада район мәктәпләренеӊ татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.
Семинарда катнашучыларга Бөрбаш мәдәният йортындагы музейга экскурсия үткәрелде. Бөрбаш мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Нуретдинова З. З., Хәйруллина В. Н. ачык дәрес, чара, мастер-класслар тәкъдим иттеләр.
Әниләр көненә багышланган «Илгә-матурлык, җиргә — батырлыкны сез бирәсез, газиз әниләр!» дип аталган бәйрәм концерты куелды. Семинар барышында укытучылар укучыларны төп дәүләт имтиханына әзерләү юнәлешендәге сораулар буенча фикер алыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев