Бөрбаш бакчасында янә ремонт (фото)
Мәгариф

Бөрбаш бакчасында янә ремонт (фото)

Бөрбаш балалар бакчасының эчке ягына ремонт ясалып, балалар яңартылган бакчага бик яратып йөрүләре турында берничә тапкыр язган идек.

Бүгенге көнгә әлеге бинаның тышкы ягын сайдинг белән әйләндереп алу, веранда эшләү, су кертү кебек эшләр башкарыла. Алардан соң койма да эшләнеләчәк икән. Бу хезмәтләрне «Стройсервис» оешмасының уңган һәм тырыш эшчеләре башкара. Киләчәктә балалар эчтән генә түгел, тыштан да балкып торган бакчага тагын да яратып йөрерләр дип ышанып калабыз.

250

Нет комментариев