Мәгариф

Булдырасың, Уралия!

Балтачның икенче номерлы «Салават күпере» балалар бакчасының музыка җитәкчесе Уралия Йосыпова оештырган балалар иртәләре һәр әти-әнинең күңелендә җуелмас хатирәләр калдыра.

Билгеле, моның җитди сәбәпләре дә бар. Мәскәүнең информацион технологияләрне ирекле сертификацияләү системасының «Сентябрь» маркетинг җәмгыяте оештырган театральләштерелгән балалар иртәләре, спорт һәм цирк тамашаларының Бөтенрәсәй конкурсында катнашып, Уралия «Идел буе федераль округы буенча «Шарманщик балалар янында кунакта» сценариесе белән - беренче, «Бәйрәм белән, кадерле әтиләр» сценариесе белән өченче урынга лаек булды, дәрәҗәле Дипломнар белән бүләкләнде, балаларга белем һәм тәрбия бирү буенча Бронза сертификатка ия булды.


250

Нет комментариев