9 апрель көнне Чепья мәктәбе укучылары "Зарница Поволжья - 2015" (Аҗаган) уеннарында районыбыз данын яклап Әтнә районында чыгыш ясадылар.
Әлеге ярашка 6 район укучылары килгән иде. Арча, Әтнә, Яшел Үзән, Биектау, Югары Ослан, Балтач районы командалары арасында ярышып, бик матур күрсәткечләргә ия булып кайттылар. Шәхси беренчелектә һәм командалар арасындагы ярышларда нәтиҗәләр түбәндәгечә:
- ОЗК кию буенча Байманов Александр 3 урында;
- Турникта тартылу буенча Андреев Евгений 3 урында;
- Граната ату буенча Мортазина Диләрә 1 урында;
- 60 метрга йөгерү буенча Мортазина Диләрә 3 урында;
- Сафта йөрү буенча командалар арасында ярышта 3 урын;
- Эстафетада 1 урын.
Ирешкән нәтиҗәләре белән кайнар котлыйбыз һәм үз исемебездән рәхмәт белдерәбез.






Нет комментариев