Дорга балалары канатлы дусларны яңа оялар белән куандырды
Чарага экологлар да чакырылган иде
1 апрельдә билгеләп үтелә торган Халыкара кошлар көне кысаларында Дорга авыл китапханәсе балалар бакчасы белән берлектә, «Кошлар – безнең канатлы дусларыбыз» экологик сәгате үткәрде.
Чарага экологлар да чакырылган иде. Әңгәмә барышында балалар бәйрәмнең тарихы, кошларның файдасы, аларның табигатьтә һәм кеше тормышында роле турында белделәр.
Чара азагында балалар кунаклар белән бергә, кошлар җырлап барысын да сөендерерлек итеп, үзләре ясаган сыерчык ояларын балалар бакчасы территориясендә элеп куйдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев