«Экватор» командасы беренче урын яулады!
Патриотик ярышлар бердәмлекнең кадерен белергә өйрәтә
«Аҗаган» бөтенроссия хәрби-патриотик уенының төбәк этабында лаеклы катнашулары өчен Нөнәгәр гомуми урта белем бирү мәктәбенең «Экватор» командасына зур рәхмәтебезне белдерәбез! Алар район мәктәпләре арасында районда беренче урын, Балтач данын яклап зонада Казанда беренче урын яуладылар. Казанда Балтач районы данын яклап өч көндә Казанда катнаштылар!
Сез характерыгызны, Җиңүгә омтылышыгызны һәм чын команда рухын күрсәттегез.
Барлык команданы лаеклы нәтиҗәләргә ирешүләре белән горурланып котлыйбыз!
Зур масштаблы ярышка гади мәктәптә укучы авыл балаларын муниципаль, зона этапларында жиңү яулап, республика дәрәжәсендә кадет мәктәпләре белән беррәттән чыгыш ясарлык итеп эзерләудә бик куп көч, хезмәт куйган, Нөнәгәр гомуми белем бирү мәктәбенең «Экватор» командасын югары дәрәҗәдә әзерләгәне һәм патриотик тәрбиягә керткән өлеше өчен җитәкчеләре Гыймадиев Рамил Шамил улына, балаларның әти- әниләренә зур рәхмтебезне җиткерәбез.
Алга таба да зур жиңүләр насыйп булсын. Сау-сәламәт булып, исән-сау эшләргэ язсын.
Мондый эсседэ бөтен ярышларда да бик уңышлы чыгыш ясаган балаларнын һәрберсенә аерым-аерым зур рәхмәт. Алар узләренең көчле, бердәм команда икәнлекләрен бөтен республикага таныттылар. Ярышка баручы балаларны кием белән тәэмин иткэн эти — эниләренә аерым рәхмәт.
Аерым котлаулар Гыймадиева Чулпан белән Вәлиева Алмазга -нәкъ менә алар шәхси ярышларда 2 урынны яуладылар! Балалар уңышы мәктәп, әти — әни, район өчен бу бик зур дәрәҗә!
Нөнәгәр мәктәбе Балтач районы данын яклап тагын үзен республикага танытты. Бу бары тик әти — әниләр белән бердәм эш алып бару нәтиҗәсе. Уңышларыбыз тагы да күп булсын.
Балаларның уй- хисләре әйтеп бетергесез, минем янга кереп һәрберсе уй кичерешләре белән бүлештеләр. Катнашу инде ул зур җиңү!
Патриотик ярышлар үз — үзеңне дөрес тотарга,
дус — тату булырга, аралашырга, иптәшең өчен җан атарга, бердәмлекнең кадерен белергә өйрәтә! Уңышларыбыз дәвамлы булсын диясе генә кала!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев